Көзге каникулда 18 меңнән артыграк бала сәламәтлеген ныгытачак

Көзге каникул чорында Татарстанның 342 лагеренда 18 меңнән артыграк бала сәламәтлеген ныгытачак.

Бер өлеше  мәктәп яны лагерьларында ял итә, укучылар шулай ук предприятие-оешмалар, муниципаль һәм республика лагерьларына юл тота. Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, ял итү-савыктыру оешмаларына мобилизацияләнүчеләрнең балалары да урнаштырыла. Бүгенгә шундый 63 бала ял итә икән. Аның әйтүенчә, укучыларны тукландыруны, саклауны оештыру, санитария нормаларын үтәү – аерым игътибар үзәгендә.

Лагерьларда төрледән-төрле мәгариф, мәдәни программалар каралган. Аларда Халыклар бердәмлеге көненә, Татарстан Конституциясенә багышланган чаралар үткәреләчәк. «Ял иткәндә, яшьтәшләре, вожатыйлары белән аралашканда, төрле программаларда катнашканда, баланың үсешенә уңай йогынты ясала. Шуңа күрә лагерьлар эшчәнлеген даими рәвештә барлап торабыз», – ди Ринат Садыйков.

 


Фикер өстәү