Чаллы полициясе тарафыннан эзләү игълан ителгәнннән соң 21 яшьлек егет үле килеш табылган. Бу мәгълүматны «Челнинские известия»нең үз чыганаклары раслаган.
Егет узган шимбәдә юкка чыккан. Ул ГЭС бистәсенең 1 комплексында яшәгән. Билгеле булганча, егет югалганчы берничә көн элек туган көнен билгеләп үткән. Ә юкка чыккан көнне төштән соң ул «Калина» машинасына утырып киткән һәм аны башка күрүче булмаган.
Фаҗинаның сәбәпләре билгеле түгел. Полициядә комментарий бирүдән баш тартканнар.