Татарстанга Херсоннан күченүчеләр өчен 100әр мең сум акчаны түләү тәртибен үзгәрткәннәр

Татарстанда Херсон һәм Херсон өлкәсеннән күченүчеләргә бер тапкыр түләү тәртибе үзгәртелгән. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.

Моңа кадәр даими яшәү урыныннан күченергә мәҗбүр булучылар түләү алуга хокуклы булса, документның яңа редакциясендә “мәҗбүр булучылар” сүзе төшереп калдырылган. Шул рәвешле Херсон һәм Херсон өлкәсеннән Татарстанга ашыгыч тәртиптә массакүләм күченеп килүчеләрнең барысы да хәзер түләү алуга хокуклы.

Моннан тыш документка башка үзгәрешләр дә кертелгән. Аерым алганда, түләү алу өчен тапшырылырга тиешле документлар исемлеге үзгәртелгән. Шулай итеп, хәзер хәтта гамәлдә булу срогы чыккан документларны (шәхесне раслаучы документлар турында сүз) да тапшырырга мөмкин. Ә инде мондый документларга ия булмаучылар 1974 елгы үрнәктәге СССР гражданины паспортын күрсәтә ала.

Исегезгә төшерәбез: гыйнвар аенда Татарстан Министрлар Кабинеты Херсоннан күченүчеләргә мөлкәт сатып алуга түләү тәртибен раслады: аның күләме бер кешегә 100 мең сум тәшкил итә. Түләүне алу өчен документларны Күпфункцияле үзәккә яки территориаль социаль яклау органына тапшырырга кирәк.


Фикер өстәү