Киев Владимир Путинның Кремльдәге резиденциясенә пилотсыз очкычлар белән һөҗүм итмәкче булган

Киев Владимир Путинның Кремльдәге резиденциясенә пилотсыз очкычлар белән һөҗүм итмәкче булган. Бу хакта Россия Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәскәү бу гамәлне Җиңү көне алдыннан планлаштырылган террорчылык акциясе һәм Россия Президентына һөҗүм итү омтылышы буларак бәяли.

“Кремльгә пилотсыз ике очкыч җибәрелгән иде. Хәрбиләр һәм махсус хезмәтләрнең, радиолокацион көрәш системаларын кулланып, үз вакытында тиешле гамәлләр кылуы нәтиҗәсендә аппаратлар сафтан чыгарылды. Аларның Кремль территориясенә килеп төшүе һәм кыйпылчыкларының тирә-юньгә очуы сәбәпле зыян күрүчеләр һәм матди зыян юк”, – дип билгеләп үтелгән Кремльдә.

Матбугат хезмәтендә аныклап үтелгәнчә, террорчылык акты нәтиҗәсендә Владимир Путинга зыян килмәгән, аның эш графигы гадәти режимда дәвам итә.


Фикер өстәү