Татарстанда укытучыларның хезмәт хакы 41 мең сумнан арткан

Шул ук вакытта яшь белгечләрнең эш хакы уртача күрсәткечләрдән күпкә аерыла.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында укытучыларның уртача хезмәт хакы турында сөйләгәннәр. Ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Поминов әйтүенчә, мәктәп укытучылары уртача 41 мең сум акча алып эшли.

– 2022 елның 1нче кварталында укытучыларның уртача хезмәт хакы – 41 мең сумнан артыграк, тәрбиячеләрнең – 35 мең сум, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары педагогларының – 40 мең сум тәшкил итте, – дип аңлаткан ул.

Поминов искәртеп үткәнчә, яшь белгечләргә беренче өч ел эшләү дәверендә 1111 сум күләмендә өстәмә түләнелә. Урта һөнәри уку йортын тәмамлаган яшь укытучының хезмәт хакы – 16 мең сумнан кимрәк, вузны тәмамлаган яшь белгечнең – 18 мең сум тәшкил итә. “Яшь белгечләргә өстәмә күләмен 2,5 мең сумга җиткерү турында республика Премьер-министры исеменә тәкъдим юлладык”, – дигән министр урынбасары.
Андрей Поминов сүзләренә караганда, республиканың белем бирү оешмаларында барлыгы 64 мең педагогик хезмәткәр эшли. Шуның 32 меңгә якыны – укытучы һәм 16 меңнән артыграгы – тәрбияче. Укытучының уртача яше – 48. Мәктәпләрдә пенсия яшендәге укытучыларның өлеше 20 процент чамасы тәшкил итә.


Фикер өстәү