Путин Горбачевның якыннарының кайгысын уртаклашты

Путин сәясәтченең дөнья тарихына зур йогынты ясаган дәүләт эшлеклесе булуын билгеләп үтте.

Россия Президенты Владимир Путин СССРның соңгы лидеры Михаил Горбачевның туганнарына һәм якыннарына телеграмма юллады. Дәүләт башлыгы сәясәтченең дөнья тарихына зур йогынты ясаган дәүләт эшлеклесе булуын билгеләп үтте.

— Ул илебезне катлаулы, драматик үзгәрешләр, масштаблы тышкы сәяси, икътисади, иҗтимагый күчеш чорында җитәкләде. Реформаларның кирәклеген тирәнтен аңлады, килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә омтылды, — дип белдерде Путин.

Ул Горбачевның гуманитар, хәйрия, агарту эшчәнлеге алып баруы хакында да искә алды.


Фикер өстәү