Июль аенда бирелгән ипотека кредитлары күләме 35%ка арткан

Агымдагы елның июлендә бирелгән ипотека күләме июнь күрсәткечләре белән чагыштырганда кискен арткан, ул 341 миллиард сумга җиткән. Үсеш 35 процент тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматларны Россия Үзәк банкы тәкъдим итте.

Әйтик, узган айда банклар 91,6 мең ипотеканы хуплаган, бу бер ай элеккегә караганда 40 процентка күбрәк. Мәскәү кредит бирү рейтингын җитәкли – ил башкаласында ипотека займнары күләме 54,9 миллиард сум тәшкил итте. Аннан соң Мәскәү (29,9 миллиард сум) һәм Воронеж (3,8 миллиард сум) өлкәләре бара.

2022 елның июлендә башкалада торак сатып алу өчен ипотеканы 20-25 елга рәсмиләштерүчеләр арткан, бер ер ел элек ул 15-20 ел иде.

Агымдагы елның 1 августына Россиядә ипотека портфеленең гомуми күләме 12,7 триллион сумга җиткән.


Фикер өстәү