Казан мәктәпләрендә Космонавтика көненә багышланган чаралар үткәрелә

Башкалабыз мәктәпләрендә Космонавтика көненә багышланган чаралар инде бер атна элек үткәрелә башлады. Бу эшләрнең нәтиҗәсе буларак, 12 апрель көнне Җиһангирлар фестивале оештырырга җыеналар.

Әйтергә кирәк, күпләр бу көнне ракета-космос өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең һөнәри бәйрәме дип кенә санарга күнеккән, ул беренче чиратта Юрий Гагаринның галәмне яулавына бәйле истәлекле көн итеп кабул ителә. Ә бит 1961 елда бу вакыйга бөтенләй башка төсмер алган. Илебез халкы аны бөек җиңү итеп кабул иткән, зур бәйрәмгә әверелдергән. Һәм, әйтергә кирәк, бу бик гадел булган.

“Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов 12 апрель көнен, гади генә итеп, “Гагарин көне” дип атау дөрес булыр иде, ди. Дөреслектә шулай да инде ул. Безнең космос өлкәсендәге уңышларыбыз Юрий Алексеевичның галәмгә юл алуыннан башлана бит. Киләчәк буыннар моны онытмаска тиеш. Аз гына көч куйганда да, бу бәйрәм бик мәгълүматлы, файдалы була алыр иде.


Фикер өстәү