Казанда “Наташа” дип аталган хоспис ачылды

Казанда “Наташа” исемен йөртәчәк икенче хоспис бүген үзенә кунаклар кабул итте. Беренче Казан хосписына нигез салучы, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов бүген Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары, табиб-онкологлар, хәйриячеләрне җыйды. Ул икенче хоспис белән таныштырды.

– Изге айда монда җыелдык, – ди Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. – Рамазан ае бара. Бүген – Кадер киче. Менә шундый көндә бирегә килдек. Иң зур рәхмәтләребез Владимир Вавиловка. Хоспис төзелешенә өлеше кергән һәр кешегә чиксез рәхмәт, – диде ул.

Биредә өлкән яшьтәгеләр гомеренең соңгы минутларын уздырачак. Владимир Вавилов әйтүенчә, биредә һәр кешегә аерым мөнәсәбәт. Араларында аяклары йөрмәүчелә дә, ишетми-сөйләшмәүчеләр дә бар. Күпчелек авырулар яман чир белән көрәшүчеләр.

– Без биредә аларның гомерләрен беразга гына булса да озынайтабыз. Сызлануларын оныттырырга тырышабыз. Елмаюыбыз, матур сүзебез белән дә дәваламакчы булабыз, — ди биредә эшләүче шәфкать туташлары.

Биредә 40 ике урынлы палата бар, авыр хәлдәге авыру якыннары янында калырга теләгән туганнарын урнаштыру өчен шартлар тудырылган. Медицина ярдәменнән тыш, хосписта мәчет һәм чиркәү эшли.


Фикер өстәү