Рөстәм Миңнеханов Тина Канделаки белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысасында “Газпром-медиа” генераль директоры урынбасары Тина Канделаки белән очрашты. Очрашу “Газпром-медиа” бинасында узды.

Чарада алга таба уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Шундый проектларның берсе “Инсайт Люди” төбәк блогер студияләре челтәре.
Татарстанда ике шәһәрдә – Казан һәм Чаллыда эшләп килә ул. Биредә иҗади кешеләргә үз мөмкинлекләрен ачарга һәм иҗат өлкәсенә яңа идеяләр кертергә ярдәм итәләр. Әлеге проектка теләсә кайсы яшьтә кушылырга мөмкин.

Очрашуда шулай ук “Инсайт Люди” продюсерлык үзәге генераль директоры Алинә Зиннәтуллина, “Газпром-медиа” генераль директоры киңәшчесе Борис Ханчалян һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү