Татарстанда үсмерләр ташландык бинада наркотик табып ашаган: берсе һәлак булган

Фаҗига Казанның Мәскәү районында килеп чыккан. “Татар-информ” язганча, бер төркем үсмер ташландык бинада наркотик тапкан. Өчесе наркотикның тәмен татып карыйсы иткән. Ике малай, агуланып, хастаханәгә озатылган, берсе һәлак булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, үлемнең сәбәбе – наркотик матдәне чамадан тыш күп куллану.

Агентлык мәгълүматларына караганда, фаҗигадән соң хокук саклау органнары тикшерү башлап җибәргән. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.


Фикер өстәү