Өлкәннәр йортында өч кеше хлордан агуланып үлгән

Ижевск шәһәре пансионатында өлкән яшьтәге өч кеше хлор парыннан агуланып һәлак булган. Дүртенчесенең гомере – кыл өстендә: медиклар аны үлемнән алып калу өчен мөмкин булганның барын да эшли. Җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “РБК” Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, алдагы көнне өлкәннәр йортында яшәүче 82 яшьлек әби бүлмә идәннәрен юу өчен билгеләнгән хлорлы сәдәфләрне стаканга салып эреткән. Хлор парларыннан дүрт әби агуланган. Өчесе шундук вафат булган, берсе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Тикшерү комитеты “Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән, кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салган яки үлемгә китергән хезмәтләр күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү