Татарстанда Олимпия уеннарында җиңүчеләргә гомерлек түләү күләмен арттырганнар

Республикада Россия яки Советлар Союзы җыелма командасы составында Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарында җиңү яулаган яки призер булган спортчыларга гомерлек пособие (айлык) күләмен арттырганнар. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Биредә сүз хезмәт стажы егерме елдан ким булмаган спортчылар турында бара. Хәзер аларга, халыкара ярышларның дәрәҗәсенә карап, 14 меңнән 24,5 мең сумга кадәр түләнә. Моңа кадәр бу түләү 8 меңнән 14мең сумга кадәр тәшкил иткән.
2024 елда республика бюджетыннан әлеге максатка 864 мең сум күләмендә акча каралган.


Фикер өстәү