Бүген Арча районы Кушлавыч авылы мәктәбендә космос белән бәйле “Җиһангирлар” төркемен оештыручы Хәлил Гайнетдинов белән очрашу булган.
Ул укучыларга галәм, космонавтлар, ракеталар, “Байконур” космодромы турында сөйләгән. Ким Шакиров белән бергә язган “Космос безне дәшә, җиһангирлар” исемле китабы белән таныштырган. Ул балаларны космос белән бәйле төрле кызыклы мәгълүматлар белән таныштырып, сорауларына җавап биргән.