15 яшьлек кыз туган көнендә әнисен үтергән

Бердскида 15 яшьлек яшүсмер кыз үз әнисен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта Новосибирск өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл 2022 елның 30 июлендә аларның өйләрендә булган. Ана белән бала арасында низаг килеп чыккан. Ярсыган кыз ачудан 31 тапкыр әнисенә пычак белән кадаган. Алган җәрәхәтләрдән хатын шунда ук җан биргән. Аннан соң кыз үзе полициягә шалтыратып, әнисен үтерүе турында сөйләгән.

АиФ-Новосибирск мәгълүматлары буенча, ана үзенең туган көнендә кызы кулыннан үлгән. Хәзер прокуратура раслаган гаепләү карары карау өчен Бердски шәһәр судына җибәрелгән.


Фикер өстәү