Тинчурин театры “Идегәй” дастанын куярга әзерләнә

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов Нәкый Исәнбәт редакциясендәге “Идегәй” дастанын сәхнәләштерергә җыена. Әзерлек эшләре башланган инде. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әсәр Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куела. Спектакльнең премьерасы 2022 елның декабрь аена планлаштырылган.

Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарачак. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов исә Шаһтимер роленә билгеләнгән. Татарстанның атказанган артистлары Ирек Хафизов – Туктамыш хан, Гүзәл Гайнуллина – Йәникә ролендә.

Режиссер Туфан Имаметдинов “Идегәй”не куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.

– “Идегәй” дастаны тамашачыларда әдәби телебезгә, рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә ихтирамны арттырыр дигән өметем зур. Бу Тинчурин театры өчен яңалык та, борылыш та булачак, – ди ул.
Актер Зөфәр Харисов сүзләренчә, хәзер актерлар әсәрне укый, өйрәнә.

– “Идегәй” – шактый катлаулы әсәр. Әлеге материал артистлардан зур көч һәм хезмәт сорый. Әсәрне куйганда тарихчылар белән очрашулар да булачак. Белгечләр белән очрашулар рольне эшләгәндә килеп туган күп сорауларны чишәргә ярдәм итәр дип уйлыйм, – ди ул.

Спектакльнең рәссамы – Лилия Имаметдинова, хореограф – Марсель Нуриев. “Идегәй” спектакленә көйләрне яшь композитор, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе студенты Фәрһад Бәхтияри иҗат итәчәк.


Фикер өстәү