Һава торышына рекорд куярга аз гына җитми калган

Казан федераль университеты метеостанциясе мәгълүматларына караганда, 24 июньдә һава температурасы 34 градусны тәшкил иткән. Бу көнгә туры килгән һава торышы буенча рекорд моңа кадәр 1981 елда теркәлгән булган. Ул көнне көндезге һава температурасы 35,5 градуска кадәр җиткән.

Профессор Юрий Переведенцев сүзләренчә, 40 ел элек булган күрсәткечне кабатлау өчен 0,8 градус җитми калган. Белгеч әйтүенчә, июнь аенда һаваның уртача температурасы 20 градусны тәшкил итәргә тиеш. Хәзер ул нормадан 8 градуска артыграк. XXI гасырда мондый югары температура, гомумән, теркәлмәгән булган.


Фикер өстәү