1 июльдән ике яңа пособие гамәлгә кертелә

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 1 июльдән ике яңа пособие гамәлгә кертеләчәк. Түләүләр йөкле хатын-кызларга һәм ялгызы гына бала тәрбияләүчеләргә кагыла.

Матди яктан кыен хәлдә калган булачак әниләр һәр ай саен якынча 6,3 мең сум акча алачак. Төгәл сумма төбәккә бәйле. Быел әлеге мөмкинлектән 400 мең булачак әни файдалана алачак. Моның өчен 10 млрд сум акча бүлеп бирелә.

Тагын бер пособие тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдә үсүче 8–17 яшькәчә балаларга каралган. Бер балага аена якынча 5,5 мең сум акча түләнәчәк. Ел азагына кадәр әлеге түләүләрдән 1 млн гаилә файдалана алачак.

Бу максатларга 36 млрд сум акча бүлеп бирелә.

Яңа пособиеләрне 1 июльдән Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә була.


Фикер өстәү