Чөгендер уңды, шикәр бәясе нишләр?

Татарстан кырларында иң соңгы культуралар – көнбагыш һәм кукурузны җыеп алу дәвам итә. Аграрийларның шикәр чөгендерен дә ташып бетерәсе бар. Сентябрьнең коры килүе әлеге төр культураны алуда да берникадәр авырлык тудырган иде. Октябрь яңгырлары вазгыятьне үзгәрткәнме? Игенчеләр уңыш күләменнән канәгатьме? Без шуны белештек.     

Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстанда шикәр чөгендере үстерү мәйданнары, 2,4 мең гектарга артып, 52,5 мең гектарны тәшкил итте. Әлеге культураны Минзәлә, Зәй, Буа, Тәтеш, Апас районнары күбрәк чәчте. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 1,7 млн тонна татлы тамыразык җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 98 проценты дигән сүз. Буа, Тукай һәм Тәтеш районы кырларыннан 700 мең тонна уңыш җыеп аласы бар.

– Бүгенгә заводка 215 мең тонна шикәр чөгендере кайтарылды. Тагын 115 мең тонна уңышны кайтарасы, шуның якынча 20 мең тоннасын казып аласы бар әле, – диде Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов. – Быел, үзегез беләсез, көз башы бик коры килде. Җирдә дым җитмәгәч, шикәр чөгендере болай да сусыл түгел. Киптереп тә булмады, шунлыктан уңышны җыеп алу һәм казу авырлык белән барды. Октябрьдә, киресенчә, яңгырлар күп булу сәбәпле, эшләр тоткарланды.

Аның каравы җыеп алынган уңыш сөендерә.

– Без канәгать. Уртача уңыш узган еллар белән чагыштырганда бер дә ким түгел. Шуңа күрә быел да шикәр чөгендереннән яхшы уңыш җыеп алдык, дип әйтә алабыз, – диде идарә башлыгы.

Коры сентябрь татлы тамыразык өчен генә түгел, уҗым культуралары өчен дә бик начар булган иде. Хәзер инде октябрь яңгырларына өметләнәләр.

– Көзге культураларның 70 проценты тишелә алмыйча ята иде, яңгырлардан соң алар да җанланды. Тик әлегә ничек кышлыйсыларын әйтеп булмый. Кышка ничек керерләр дә язга ничек чыгарлар – алдан ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, – диде ул.

Шикәр заводларында да эшләр тулы куәтенә бара. Хәзерге вакытта республиканың шикәр заводларына эшкәртүгә 1 млн тонна чимал кайтарылган. Сезон башыннан бирле аларда 119,7 мең тонна шикәр җитештерелгән.

– Чимал күп булганлыктан, Буа шикәр заводы ике тапкыр эшчәнлеген вакытлыча туктатып торды. Хәзер эшләр үз тәртибе белән бара, – диде Ранис Габитов.

Шунысын да әйтергә кирәк: республика халкына 100 мең тонна тирәсе шикәр җитә.  Белгечләр аның бәясе арту өчен дә сәбәпләр юк, дип ышандыра. Республикада узучы көзге ярминкәләрдә шикәрнең бер килограммын 60–65 сумнан саталар.

– Быел шикәр җитештерү чыгымнары бик зур темплар белән артмады, – дип аңлаттылар безгә Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәгендә. – Хуҗалыклар быел ашлама кертү күләмен арттырды. Тик кайвакыт бәя күтәрелүгә объектив булмаган факторлар да йогынты ясарга мөмкин. Әйтик, узган ел бар халык кибетләргә шикәр алырга йөгергәндә, сату күләме 16 тапкыр артты һәм бәяләр бермә-бер өскә сикерде.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү