Киләсе елда ЖКУ тарифларының күпмегә артачагын аңлатканнар

Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны арттыруның чик күрсәткечләре расланган.

2024 елда торак-коммуналь тарифлар 9,8-11 процентка артачак. Россия Хөкүмәте 2024-2028 елларга төбәкләрдә тарифларны арттыруның чик күрсәткечләрен раслаган.

Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Дмитрий Осянин “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, әлегә ЖКХ хезмәтләренә уртача бәя аена чама белән 5290 сум тәшкил итә. Димәк, тарифлар арттырылганнан соң түләү 510-580 сумга үсәчәк.

Белгеч әйтүенчә, тарифларның тиз үсүе социаль киеренкелекне көчәйтергә һәм халыкның тормышын начарайтырга мөмкин. Шуңа күрә ЖКХ бәяләрен арттыруның чик күрсәткечләре турында боерык аларның артык үсүенә юл куймаска тиеш.


Фикер өстәү