Татарстанда теш табибыннан курыккан 45 яшьлек хатын-кызның казналыгы череп сынган

Татарстанда бер хатын-кызның теш казначылыгы сынып төшкән.

Татарстанда 45 яшьлек хатын-кыз теш табибларыннан шуның кадәр курыккан, үз гомерендә аларга бер генә тапкыр да күренмәгән. Шуның аркасында матурлыгын җуйган, каты ризык ашаудан мәхрүм калган.
Аскы казналыгы, сынып, авыз куышлыгына тулысынча кереп беткәч кенә табибларга мөрәҗәгать иткән ул.

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе казналык-бит хирургы Баин Демкин “КП-Казань” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, табиблар аны күргәч шок халәтендә калган: хатын-кызның уң як бите чалшайган, берничә ай буе җүнләп ашый алмаганлыктан, бик нык ябыккан. Табиблар сырхауның теш казналыгы чери башлавын күргән. Ашыгыч төстә операция ясау турында карар кабул ителгән.

Табиблар, 10 сантиметрдан озынрак сөяк тукымасын кисеп алып, аны титан тукымага алыштырган. Бәхеткә, операция уңышлы узган.

“Сырхау хәзер үзен яхшы хис итә: авырлык җыя башлады, алга таба сәламәтлеген кайгырырга, теш табибына күренеп торырга вәгъдә итте. Реабилитациядән соң ясалма тешләр куйдыртмакчы”, – дип сөйләп үткән Баин Демкин.

Табиб әйтүенчә, сөяк тукымасындагы ялкынсынуны вакытында дәваламау әнә шундый аянычлы нәтиҗәгә: түбәнге теш казналыгының үзеннән-үзе сынып төшүенә китергән. “Чаллыда моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде. Югыйсә вакытында теш табибына күренсә, операция дә таләп ителмәгән булыр иде”, – дигән хирург.


Фикер өстәү