Рөстәм Миңнеханов Кытайда югары технологияләр күргәзмәсендә компанияләрнең эшләнмәләре белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда югары технологияләр күргәзмәсен ачуда катнашкан. Азиянең көньяк-көнчыгышында үткәрелеп килүче иң зур чараларның берсе бу. Анда һәр ел саен 1 000ләп предприятие үзенең товарларын тәкъдим итә, 500 меңләп кеше катнаша.

Татарстан делегациясе Кытайның кайбер зур компанияләре эшләнмәләре белән, аерым алганда, микросхемалар, чиплар һәм компьютер программалары стенды белән танышкан.

“Компания “акыллы” әйберләр – “акыллы” йорт, “акыллы” шәһәр тәкъдим итә. Рөстәм Миңнеханов аның мөмкинлекләрен өйрәнү һәм, алга таба хезмәттәшлек итү өчен, Татарстаннан белгечләр җибәрергә кушты”, – дигән Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.
Татарстанлылар шулай ук стартаплар инвесторы булып торучы компаниянең стендын караган. Аның гомуми капиталы – якынча 10 миллиард юань. 85 фонд белән берлектә эшли. Кытайның гына түгел, чит илләрнең дә стартапларына инвестицияләр сала. Рөстәм Миңнеханов компания мөмкинлекләрен өйрәнергә кушкан.

Моннан тыш республика делегациясе Кытай Фәннәр академиясенең аерым павильонында булып, әлеге ил галимнәренең медицина өлкәсендәге эшләнмәләрен өйрәнгән.
Инде хәбәр ителгәнчә, Рөстәм Миңнеханов Кытайның “электрон башкаласы” – Шэньчжэньга сәфәр кыла.


Фикер өстәү