Хезмәт хакыннан айлык мәҗбүри чыгымнарны сызып аткач, кесәдә күпме акча кала?

Кешене тамак йөртә. Соңгы сораштыру мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләрнең иң зур чыгымнары азык-төлек сатып алуга китә. Юк, тәмлетамаклар саны артмаган. Белгечләр чыгымнар артудан бигрәк, керемнәр кимүен искәртә. Хезмәт хакыннан айлык мәҗбүри чыгымнарны сызып аткач, кесәдә күпме акча кала? «ВТ» хәбәрчесе әнә шуны исәпләп карады.

Акча санарга керешкәнче, чыгымнарны барлап карыйк. Эш табарга ярдәм итүче интернет-порталларның берсе моңа бәйле сораштыру үтәргән. Халыктан: «Айлык акчагызны нәрсәгә тотасыз?» – дип сорашканнар. Баксаң, илдә яшәүчеләрнең яртысы диярлек, тәгаен әйтсәк, 47 проценты хезмәт хакының төп өлешен азык-төлек кибетендә калдыра икән. Болай дип фикер йөртүчеләр Хабаровск краенда (респондентларның 57 проценты шулай дигән), Ярославль һәм Новосибирск өлкәләрендә (һәркайсында 54 процент) күбрәк. Ә менә ашау-эчүгә акчаны иң аз тотучылар Удмуртиядә яши. Күрше республикада яшәүчеләрнең нибары 22 проценты хезмәт хакының күп өлешен азык-төлеккә тотуын әйткән. Бәлки, сер генә бирмиләрдер. Татарстанда яшәүчеләрнең һәр өченчесе диярлек гаилә чыгымнарының төп өлешен ашау-эчүгә киткән акча алып торуын таныган.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, акчаны без түгел, ә инфляция «ашый».

– Бәяләр, шул исәптән азык-төлек хакы да бер урында тормый. Ел азагына кадәр инфляция күрсәткече 7–8 процент дәрәҗәсендә булачак дип көтелә. Шуңа күрә ипи, сөт бәясе үскәнгә дә аптырыйсы юк. Гадәттә, көзге урып-җыю чоры тәмамлангач, кайбер төр продуктларга, мәсәлән, яшелчәгә бәяләр төшүен күзәтә идек. Тик быел анысы да булмады. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бакча саен үскән помидор кибетләрдә сентябрьдән бирле икеләтә диярлек кыйммәтләнгән әнә, – ди белгеч.

Татарстанстат хәбәр итүенчә, октябрь азагында помидордан кала, йомырка, кыяр, чөгендер, алма һәм банан бәясе арткан. Ел ахырына кадәр балык 30 процентка кыйммәтләнәчәк, дип фаразлаучылар да бар. Бәяләрдән тамак туя, билләһи.

Азык-төлектән соң, чыгымнар исемлегенең икенче баскычында – торак, ягъни фатирны арендага алып тору яки ипотека түләүләре. Илдә яшәүчеләрнең 34 проценты әнә шулай дигән. Сүз уңаеннан, Татарстан ил төбәкләре арасында ипотекага торак сатып алу мөмкинлеге күрсәткече буенча кырыгынчы урынга эләккән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә. Әйтүләренә караганда, Татарстанда ипотека түләүчеләргә хезмәт хакының яртысын айлык түләүгә тотарга туры килә, банк кредитының уртача күләме исә 3,9 миллион сум тәшкил итә.

Акча янчыгының саллы өлешен тәшкил итүче чыгымнар арасында – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, балаларны укыту, төрле түгәрәкләргә йөртү, машинага бензин салу, дару сатып алуны да әйткәннәр. Чыгымнар респондентларның яшенә карап та аерыла. Мәсәлән, яшьләрне күбрәк ипотека йөге борчыса, пенсия яшендәгеләр ут һәм суга түләргә акча җиткерә алмавыннан зарланган.

Казанда яшәүче урта хәлле гаиләнең чыгымнарын без дә исәпләп карадык. Бу эштә безгә шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Ландыш Гомәрова ярдәм итте. Ире белән бер ул һәм бер кыз тәрбияли алар.

2023 елның тугыз аенда Татарстанда куллану кәрзине бәясе, 3,7 процентка артып, 18 мең 299 сумга җиткән. Ил күләмендә әлеге күрсәткеч 21 мең сум чамасы тәшкил итә.

– Икебезгә 85 мең сум хезмәт хакы алабыз. Яшь гаилә булгач, ипотека да бар, әлбәттә. Казан читендәге өч бүлмәле фатир өчен айлык түләү 40 мең сум тәшкил итә. Бу айда коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 6,5 мең сум килгән. Кыш көне ул 11 мең сумга кадәр җитә. Улыбыз түләүле сыйныфта укый. Моның өчен ай саен 2,5 мең сум акча түлибез. Каратэ түгәрәге – айга 2,8 мең сум. Балалар бакчасы өчен 6,5 мең сум түлисе. Кыз бала нәфис булсын дип, бию түгәрәгенә дә йөртәбез. Анысы аена 2 мең сум тора. Гаиләдә бер машина бар. Ягулыкка киткән айлык чыгымнар – 3 мең сум чамасы. Балалар булгач, ашау-эчүгә дә акча күп тотыла. Азык-төлек кибетендә көн саен 500–700 сум  калдырам. Кием-салымга, бигрәк тә балаларныкына киткән акчаны санап та торасы юк. Малайларга кышкы куртка гына 5–6 мең сум тора. Эшләгән акчабыз шул айлык мәҗбүри чыгымнарга гына җитә, – ди Ландыш.

Кем әйтмешли, җитә дә, бетә дә.

Мария ЕФЛОВА, КФУның Социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директоры урынбасары, социология фәннәре докторы:

– Бүген гади халыкның керем дәрәҗәсе үзгәрде. Гомумән, моннан ун ел элек без урта хәлле катлауны социаль статусы ягыннан да, керем дәрәҗәсе буенча да тотрыклы итеп күз алдына китерә идек. Аларның керемнәре, инфляция күрсәткечен исәпкә алып, бүгенгегә караганда югарырак иде. Икътисадый һәм сәяси вазгыять үзгәргән шартларда урта хәлле катлауның чикләре дә юылды. Гади халыкның матди хәлендә дә тотрыклылык кимеде. Бүген гаилә казнасында мәҗбүри чыгымнар өстенлек иткән кешеләр саны артты. Шуңа күрә айлык акчаның зур өлеше ашау-эчү һәм торакка түләүгә китә.

 

Эльвира ВӘЛИЕВА

 

 


Фикер өстәү