Коточкыч юл һәлакәтендә ике гашыйкның гомере өзелгән

Ростов өлкәсендәге бер районда авариядә 22 яшьлек егет белән 17 яшьлек кыз һәлак булган. Кияү белән кәләшне төрле урында җирлиләр. Бу турыда «Комсомольская правда»га сылтама белән «Итертат» яза.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, «ВАЗ-2112» машинасы белән идарә итүче 22 яшьлек Евгений юлның уң ягында кырыйга керә, шуннан соң машина юл кырыена очып чыга. Зур тизлектә бара торган машина агачка барып бәрелә.

Бәрелгәннән соң, машина корпусы яньчелеп бетә. Салон машина йөртүчегә дә, пассажир кызга да капкынга әверелә. 17 яшьлек Яна урында ук үлә, Евгений реанимациядә вафат була.

«КП» хәбәрчесе мәрхүмнәрнең дус кызы белән аралашкан. Бу кыз иптәшләренең үлеменә ышана алмавын әйтә.

«6 көннән алар йөри башлаганга 1 ел тула иде. Алар өйләнешергә җыенды. Икесенең дә планнары зурдан иде. Яна Ростовка күченергә тели, шәһәрдә яшь гаиләгә мөмкинлекләр зуррак, дип саный», – ди бу кыз.

Евгений Мәскәүдә вахта ысулы белән эшләгән.

«Ул бик оста куллы иде. Теләсә нинди машинаны төзәтә алды. Женя Янага бүләк бирергә яратты. Алар бер-берсен «пульс югалганчы» яратты бит. Кеше гомергә бер генә шулай ярата», – ди дуслары.

Егет белән кызны ата-аналары төрле зиратларда, төрле вакытта җирлиләр.

«Янаны – үз авылында, Женяны үз авылында җирлиләр», – ди дуслары.

 


Фикер өстәү