Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәр кыла

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга сәфәр кыла. Шэньчжэнь каласында ул Кытайның югары технологияләр күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

Әлеге күргәзмәдә ел саен 1000гә якын предприятие катнаша, 500 мең кеше килеп карый. Күргәзмәдә ясалма интеллект, санлы икътисад, мәгълүмати иминлек һәм башка өлкәләрдәге соңгы эшләнмәләр күрсәтелә.

Рөстәм Миңнеханов сәфәре барышында провинция җитәкчелеге белән очрашачак, берничә предприятиедә булачак.


Фикер өстәү