Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны тәрбияләп үстерүчеләргә компенсация түләү турында закон кабул иткән

Россия Дәүләт Думасында махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны тәрбияләп үстерүдә катнашучыларның һәммәсенә түләүләр турында закон кабул иткәннәр.

Документ быел май аенда Думага кертелгән булган, дип хәбәр итә ТАСС. Закон проекты шундук икенче һәм өченче укылышларда кабул ителгән. Документ нигезендә, махсус хәрби операциянең беренче айларында хезмәт иткән вакытта һәлак булучыларны яки яралану, авыру сәбәпле хәрби хезмәттән киткәннән соң бер ел эчендә вафат булучыларны тәрбияләп үстерүчеләргә компенсация түләнеләчәк. Моңа кадәр 2022 елның 14 июленнән соң һәлак булучыларны тәрбияләп үстерүчеләргә генә бу түләү каралган булган.

Хәзерге вакытта иминиятләштерелгән затны балигъ булганчы кимендә 5 ел караган кешеләр аны тәрбияләүче булып санала.


Фикер өстәү