Профессор Александр Максимов: «Диабеттан гангрена башлану үлем ихтималын бермә-бер арттыра»

Дөньяда яшәүче һәр ун кешенең берсе шикәр чиреннән интегә. Татарстанда исә 113 мең кеше исәптә тора. Аларның саны ел саен уртача 7 меңгә арта бара, дип чаң суга белгечләр. Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы Гөлнара Ваһапова журналистларга шундый саннар җиткерде.

Белгеч сүзләренә караганда, шикәр чире белән авыручылар саны зур тизлектә арта. Алар хәтта фаразланган күрсәткечләрне дә узып бара.

– 2011 елда тагын 20 елдан дөньяда шикәр чире белән авыручылар саны 550 миллионнан артып китәчәк дип фаразланган иде. Әмма бу фаразлар ун ел узгач ук чынга ашты. 2030 елга дөнья күләмендә аларның саны 600 миллионнан артыр дип фаразлана. 2045 елга исә бу чир 700 миллион кешедә ачыкланыр дип көтелә. Коточкыч саннар һәм фаразлар бу, – ди Гөлнара Ваһапова.

Шикәр чире үлем-китемгә китергән иң төп авыруларның берсе булып кала бирә. Рәсми саннардан күренгәнчә, Россиядә көн саен 300ләп кеше шушы авырудан үлә. Үз артыннан бик күп башка чирләрне дә ияртергә сәләтле мәкерле авыру бу. Ник дигәндә, шикәр чире еш кына кешенең йөрәк-кан тамырларына, күзенә, табанына «бәрә». Казан (Идел буе) федераль университетының хирургия авырулары кафедрасы профессоры Александр Максимов сүзләренә караганда, соңгысы әлеге диагнозлы кешеләр арасында аеруча еш очрый.

– Шикәр чире аркасында табаны зарарланган кешенең атлап йөреше үзгәрә. Ул аякларын тоймый, хәтта аяк киеме кырса да, авыртуны сизми башлый. Вакытында дәваламасаң, табанда гангрена башланып, кешенең аягын ук кисәргә мөмкиннәр. Ул исә үлем ихтималын бермә-бер арттыра, – ди белгеч.

Шуңа күрә шикәр чиреннән интеккән кешеләргә уңайлы аяк киеменнән йөрергә, аяклардагы кан йөрешен даими рәвештә тикшертеп торырга киңәш итә ул. Аяк тырнакларын кискәндә дә сак булырга кирәк.

– Шикәр чире белән авыручылар беркайчан да уяулыкны югалтмасын иде. Юкса соңгы тапкыр авырулар арасында уздырган сораштыру нәтиҗәләре шаккатарлык. Шикәр чирле кешеләрнең күбесе, хәтта аягында гангрена ачыклангач та, табибка уртача 2,5 ай вакыт узгач кына мөрәҗәгать итә икән, – ди Александр Максимов.

Мәкерле чирне кисәтү өчен, дөрес тукланырга, гел хәрәкәттә булырга, вакытына диспансеризация узып торырга кирәклеген дә искәртте ул. «Чир никадәр иртәрәк табылса, аңа каршы көрәшү дә шулкадәр нәтиҗәлерәк», – ди белгеч.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү