«Экодиктант» проектына теләгән һәркем кушыла ала

15 ноябрьдә, Татарстанның Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы һәм барлык территориаль идарәләр хезмәткәрләре бишенче Бөтенроссия «Экодиктант» проектына кушылачак. Диктант офлайн форматта үткәреләчәк. Экологларга 25 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Әлеге проект 9 ноябрьдә башланып китте. Катнашу өчен Татарстан буенча 156 офлайн мәйданчык теркәлгән. Бөтенроссия экологик диктантын һәркем яза ала, моның өчен https://экодиктант.рус/. сайтында 26 ноябренә кадәр теркәлергә кирәк булачак.
Быел чара онлайн һәм офлайн форматта уза https://экодиктант.рус/пост/88. Сайтта теркәлеп, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар һәм профильле ведомство белгечләре әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге белемнәрен тикшерә ала.
Шулай ук 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан (4 691 кеше) бөтенроссия экология диктанты җиңүчеләре саны буенча лидер булды. Шуңа күрә 2022 елда Казан Экодиктант үткәрүнең төп мәйданчыгына әверелде.


Фикер өстәү