Дәүләт Думасы төбәк башлыкларын президент дип атауны тыйган закон проектын беренче укылышта кабул иткән

Бүген сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы Россия субъектлары башлыкларын, президент, дип атауны тыюны күздә тоткан төбәк хакимияте турындагы закон проектын беренче укылышта кабул иткән. Хәзерге вакытта югарыгы вазыйфаи затны атау өчен бу сүзне бер генә төбәк – Татарстан гына куллана.

Закон проектын Дәүләт Думасындагы 450 депутат арасыннан 317се – хуплаган, 66сы – каршы чыккан, 12се – бер якка да кушылмаган.
Моннан тыш, документта Россия төбәге башлыгының турыдан-туры халык тарафыннан һәм төбәкнең Законнар чыгару җыены депутатлары тарафыннан биш елга сайлануы күздә тотыла. Хәзерге вакытта аның вәкаләтләре вакытын Россия субъекты үзе билгели, әмма ул биш елдан артмаска тиеш.
Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән закон проекты белән бергә, төбәкнең югары вазыйфаи затына үз вазыйфасын рәттән ике сроктан күбрәк вакыт дәвамында биләүгә тыю алына.
Документ авторларыннан берсе – Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников әйтүенчә, закон проектын инде декабрь аенда ук кабул итү планлаштырыла. Ул 2022 елның 1 июненнән үз көченә керәчәк. Моңа кадәр Крашенинников, Татарстанның тәнкыйди позициядә торуына карап кына, закон проектының үзгәртелмәячәген белдергән. Дәүләт Думасына документ буенча кертелгән 80нән артыграк бәяләмәнең Татарстаннан алынганы гына – тискәре.
Исегезгә төшерәбез: Кремльдә, Татарстан Дәүләт Советы депутатларының төбәкләрдә югарыгы вазыйфаи затны “Россия субъекты башлыгы” дип атау җәһәтеннән федераль үзәк тәкъдимен хупламавын аңлатып, бу фикернең закон проектын карап тикшергәндә исәпкә алыначагы белдерелгән иде. Шул ук вакытта Татарстан парламенты фикере – күп фикерләрнең берсе генә, дип искәртелде.


Фикер өстәү