Татарстанда приютта тәрбияләнүче алты үсмер, антисептик эчеп, хастаханәгә эләккән

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 7 ноябрьдә Татарстанның Мамадыш районы Красная Горка авылында «Надежда» социаль приютында тәрбияләнүче 13-17 яшьлек алты үсмер учреждениегә керә торган урында антисептик салынган флаконга тап булган. Аны су белән кушканнар һәм эчеп җибәргәннәр.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, соңрак үсмерләрнең хәле начарайган һәм аларны Мамадыш Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Хәзер алар табиблар күзәтүендә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, үсмерләр приют администрациясе антисептик чараларның сакланышын тиешенчә контрольдә тотмау сәбәпле агуланган.

Әлеге факт нигезендә «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару, яки хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү