Доллар станогы туктармы?

Ноябрь башында дөнья вакыйгалары 2020 елда салынган эздән баруларын дәвам итте: ил башкалаларында һәм зур шәһәрләрдә протест гадәти хәлгә әйләнде, энергетик кризис һаман да дәүләтләрне зур куркыныч астында тота, барлык базарларда да инфляция гиперинфляциягә әверелү белән яный. Илләр арасында конфликтлар көчәя, террор очраклары арта. Үткән якшәмбегә каршы төндә Гыйрак Премьер-министрына дрон ярдәмендә һөҗүм ясалды. Бу исә террорның яңа технологияләр этабына чыгуын күрсәтә. Багдадның иң нык сакланган «яшел зонасы»на үтеп кергән камикадзе-дрон хөкүмәт башлыгы резиденциясендә шартлау ясады, Премьер-министрның сакчылары яраланды, Мостафа Әль-Кадими үзе зыян күрмәде.

Алжир белән Марокко арасында сугыш куркынычы туды. Чүлдә ерак арага йөрүче өч алжирлы машина йөртүче шартлатып үтерелде. Ил Президенты Габделмәҗид Теббун бу үлемнәрдә Марокконы гаепләде һәм җавап бирү белән янады. Төрек дроннары һәм Көнбатыш коралы белән коралланган Марокко гаскәрләре белән Россия техникасын җиккән Алжир армиясе үзара көч сынашырга ихтимал. Әлегә конфликт «туңдырылган» хәлдә. Эфиопиядә кораллы гыйсъянчылар хөкүмәт гаскәрләрен тар-мар итү алдында. Дөньяның башка почмакларында да кораллы конфликтлар куркынычы арта. Боларның барысының да «кендеге» финанс-икътисад кризисына бәйләнгән, әлбәттә. Сугыш бәяләр күтәрелү һәм бөлгенлек шартларында халыкларның игътибарын читкә юнәлтү өчен оештырыла.

Американың финанс аналитиклары арасында илдә гиперинфляция башланачагы турында хәбәр салучылар бар. Бәяләрнең бәйдән ычкынуының сәбәбе гади: Америка банкы – ФРС гадәттән тыш күп акча басты. Хәзер финанс җитәкчелеге ил базарын һәм дөнья икътисадын чүпләгән долларларны кире җыеп алмакчы.  Соңгы ел ярым эчендә акча станогы 4,4 триллион доллар басып, базарларны тутырган иде. Бу – тарихи рекорд, аның кадәр кәгазь акчаның финанс базарына кыска вакыт эчендә ыргытылуын дөнья икътисады хәтерләми. Ноябрьдән башлап ФРС ай саен беркемгә дә кирәкмәгән әҗәт кәгазьләрен сатып алуны 15 миллиард долларга киметә башларга җыена. Шул темплар белән барып киләсе елның июнендә доллар станогы берни белән дә тәэмин ителмәгән доллар басуны туктатырга ниятли. Мондый ниятләр элегрәк тә бар иде. Бу уңай күренеш үзе. Әмма доллар басуны киметүгә, финанс базарындагы куыклар шиңә башлый да зур финанс түнтәрелеше куркынычы туа. Облигацияләр һәм акцияләрнең бәясе түбәнгә оча, спекулянтлар бөлә. Ай саен дистәләгән миллиард долларга баеган олигархлар катлавы байлыкларын югалта. Куллану товарларының бәяләре үсешен туктатырга һәм хәтта түбәнәя башларга да мөмкин. Икътисад классик кризиска әйләнеп кайта андый очракта. Әмма эшсезлек көчәя, кесәләрдә акча бетә. Доллар курсы ныгый, билгеле.  Тик ул ныгу башка базарларда бәя үсешен китереп чыгара. Менә шундый вазгыятькә янкилар түзә алырмы, билгесез. Акча бассаң, базарлар җимерелә, туктатсаң  – янә җимерелә. Икътисад шундый хәлдә хәзер. Шахматтагы «пат» вазгыятеннән чыгып булырга охшамаган. Тупиктан чыга алмаганда, сугыш сценарие запаста тора.

                                                         Рәшит Фәтхраманов


Фикер өстәү