Путин «президент» атамасына бәйле карарга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин Россия субъектларында гаммәви хакимиятне оештыру турында федераль законга кул куйган. Документта, аерым алганда, төбәкләр җитәкчеләрен президент дип атау тыела һәм аларга рәттән ике сроктан күбрәк вакытка сайлану рөхсәт ителә.

Бу җәһәттән тиешле федераль закон хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан.
Әлеге документ гаммәви хакимиятнең бердәм системасы турында Конституция нигезләмәләрен тормышка ашыруга һәм төбәкләрдә гаммәви хакимиятне оештыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Закон төбәкләрнең хакимият органнары эшчәнелгенең принципларын билгели.
Закон нигезендә, төбәк башлыгы, үзенә карата ышанычны югалту яки җирле Законнар чыгару Җыены тарафыннан үзенә ышаныч белдерелмәү сәбәпле, Россия Президенты тарафыннан үз вазыйфасыннан алынырга мөмкин. Россия Президентының төбәкләр башлыклары вәкаләтләрен теләсә кайсы сәбәп буенча туктата алуы билгеләнгән.

Моңа кадәрге закон буенча, төбәк башлыгы Россия субъектының югарыгы вазыйфаи заты вазыйфасына рәттән ике сроктан күбрәк сайлана алмый иде. Яңа законда бу норма юкка чыгарылган.
Документта шулай ук губернаторларның хакимияттә булу сроклары санын төбәкләрнең Законнар чыгару Җыены билгеләячәге күздә тотылган. Моннан тыш төбәкләр парламентлары дистанцияле рәвештә эшләү мөмкинлеге ала.
Закон федерация субъекты атамасы вазыйфасы исемендә “Президент” сүзен файдалануга тыюны саклап кала.


Фикер өстәү