Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Тантана бүген Татарстан  Президентының Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында узды.

Исегезгә төшерәбез, алдагы документ 2001 елның мартында имзаланган иде. Татарстан белән «Газпром» ГАҖ арасындагы яңа килешү срогы чикләнмәгән.

Бүген имзаланган документ, аерым алганда, Татарстан торак пунктларын газлаштыру, мотор ягулыгы сыйфатында компримацияләнгән һәм сыекландырылган табигый газ җитештерү, китерү һәм куллану куәтләрен үстерү, газ саклау технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һ.б. проектларда үзара кызыксынуны ассызыклый.


Фикер өстәү