Татарстан Рәисе Кытайның Цзилинь провинциясенә эш сәфәре белән килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Цзилинь провинциясендәге Чанчунь шәһәренә эш сәфәре белән килде.
Биредә ул җирле предприятиеләрдә булачак, “Цзилинь-Татарстан” “түгәрәк өстәл”ендә катнашачак, шулай ук провинция җитәкчелеге белән очрашачак.

Цзилинь (Гирин дип тә йөртелә) – Кытайның төньяк-көнчыгышындагы провинция. Анда 24 миллион кеше яши. Бик зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Провинциядә машина төзү (автомобильләр, тимер юл транспорты, авыл хуҗалыгы техникасы, электр приборлары һ.б.), нефть, химия тармаклары, фармацевтика, текстиль һәм азык-төлек сәнәгате, электр энергетикасы өлкәләре нык үскән.

Моннан тыш провинциядә үсемлекчелек өлкәсе алга киткән. Биредә кукуруз, дөге, бодай, соя, көнбагыш, шикәр чөгендере, тәмәке, яшелчә-җиләк-җимеш, гөмбә үстерәләр.


Фикер өстәү