Бер ир-ат СВОда хезмәт иткәндә алимент буенча бер миллион сумлык бурычын түләгән

Ир-ат контракт буенча китеп, хезмәт итү урыныннан элекке хатыны белән элемтәгә кергән.
Зәйдән бер ир-ат махсус хәрби операция зонасында алимент буенча бурычларын түләгән. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча суд приставлары идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Баксаң, Зәй районы суд приставлары аннан бер миллион сумлык бурычын түләтергә тиеш булган. Бурычлы ата, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә киткән. Анда ул элекке хатыны һәм суд приставы белән элемтәгә кереп, бурычын тулы күләмендә түләгән.

Сүз уңаеннан, ел башыннан бирле суд приставлары барлыгы 3,6 миллиард сумлык бурыч түләткән. Шул исәптән алиментлар буенча – 292,5 млн. сум. Узган елның шушы чорындагыга караганда 83 миллионга күбрәк бу.


Фикер өстәү