Караширмә. Йоклаган авылның уянуы

Хуш, күңелсез тормыш! Унбиш еллап клубсыз яшәгән Теләче районының Караширмә авылында – хәзер башка мохит. Өйдә утырып мүкләнгән күңелләре янә җыр-моңга тартыла. Сөенечле вакыйга: сигез ел элек яңа клуб ачылган. Ә авылда мәдәни тормышның гөрли башлавына – өч ел. Яңа мөдир Әкълимә Мәһдиева авылның мәдәниятен, рухи тормышын үзгәрткән. Гореф-гадәтләр яңарган, авыл халкының кәефе күтәрелгән.

Авылда 55 йорт исәпләнә, барлыгы 185 кеше яши. Буш йортлар берничә генә. Хуҗалары туган нигезләренә җәен кайтып йөри. Авыл халкы Теләчегә барып эшли. Кемдер сөт җыя, кемдер балта остасы, такта ярып сата. Һәркайсының –үз шөгыле. Кибет, мәктәп, мәчет бар. Иске мәктәп моңа кадәр Рәис Абдуллин яшәгән йортта булган. Хәзер ул – клуб бинасында. Мәктәптә өч бала белем ала. Узган ел өч пар өйләнешкән. Быел дүрт бәби туар дип көтәләр.

– Алты балам бар. Алар шул иске мәктәптә укыды. Бер абыстайның йорты иде ул. Башка районга күченеп киттеләр. Яңа мәктәп заманча инде, – ди Илфира апа Гайнетдинова.

Клуб мөдире Әкълимә Мәһдиева – Арча районының Сикертән авылы кызы. Моңа кадәр Теләчедәге балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып эшләгән. Декрет ялыннан соң клубка эшкә чыккан.

– Безгә кичке капка төбендә утыру фольклор күренеше әзерләргә кушканнар иде. Җыештыручы Миләүшә апа Хәлиуллина белән сөйләштек тә, авыл апаларын җыеп, фольклор коллективы төзергә булдык. Башта: «Әйдәгез», –дип үгетләргә туры килде. Катнашмас өчен, төрле сәбәпләр таптылар. «И, без бит инде олы кеше, оялабыз», – диючеләр дә булды. Берничә тапкыр кире бордылар да башка алай димәделәр. Шулай итеп, «Миләшкәй» фольклор коллективы төзедек. Анда 12 кеше йөри. Район үзәгеннән килүчеләр дә бар, –ди 43 яшьлек Әкълимә Мәһдиева. – Каената гармунда уйный, каенана җырлый. Тик менә клубка чыгарга каршы тордылар. Быел Гаилә елы дип, көч-хәл белән сәхнәгә алып чыктым үзләрен.

Без килгәндә, «Миләшкәй» коллективында чыгыш ясаучы апалар клубка җыелган иде. Алар үзләре ясаган коралларда уйнап, җырлап та күрсәттеләр. Остарып беткәннәр инде. Коллектив район мәдәният йорты мөдире Давыт Иксановка рәхмәтен белдерде. Аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышалар. Ул алъяпкыч, яулыклар тектерткән. Гозерләрен беркайчан да игътибарсыз калдырмый икән.

– Без – бер мәртәбә дә клубка йөрмәгән кешеләр, бер яшьлектә, бер картлыкта дип, риза булдык. Иң өлкәне – мин. Тиздән 70 яшь тула, – ди Нәкыя апа Тимергалиева.

Кайберләренә балалары: «Клубта нәрсә калган инде?» – дип тә әйтә икән. Андыйларның үз җавабы: «Йөрим әле, көч беткәнче». Клуб ишеге бер көн ачылмый торса да, әби-апаларның эче поша башлый. «Уты янмаганмы икән?» – дип тәрәзәдән күзләрен алмыйлар. Бу хакта ирләре әйтә. Күптән түгел Фирдания апа Билалованың улы хәрби операциядә һәлак булган. Үз эченә бикләнмәсен дип, яшьтәшләре аны да чакырганнар. Хәсрәтен җыр белән басарга тырыша. Үзе язган бәгырьне өзәрлек мөнәҗәтләрен укый.

Клубта берләшмәләр саны җидегә җиткән. «Оста куллар», театр, шигырь һәм башкалар. Һәр ял көнне әби-бабайлар кул эшләре белән шөгыльләнергә килә. Кер юу порошогы кабыннан сандык ясап, матур итеп бизәгәннәр. Катык, сөт савытларын да әрәм итмиләр. Милли бизәкләр төшереп, борчаклар тутырып, уен коралы ясаганнар. Сепарат тәлинкәләре шалтыравык өчен ярап куйган. Сандык тулы – уен коралы. Һәрберсе үзенә күрә тавыш чыгара.

Оекбашлар бәйли, шәмнәр дә ясый алар. Аларны хәрби операциягә озатканнар. МХОга ярдәм җыялар. Яшьләр дә өйдә генә утырмый. Алар – 13кә якын. Җырга да, биюгә дә оста. Узган ел яшьләр үзара акча җыеп, Корбан ашы уздырганнар. Караширмәлеләр пылаудан авыз иткән.

Клуб ачылу авылга традицияләрне кире кайтарырга булыша. Бергәләп Авыл көнен үткәрәләр. Мотоблокны киендереп, дугалар куеп, бүләкләр җыялар. Башка бәйрәмнәрне дә онытмыйлар. Жиңү көнендә өлкәннәрне олылау гадәте саклана. Авылда сигез тыл ветераны бар икән. Мәчет аларга ел саен күчтәнәчләр өләшә.

«Каз өмәсе – безнең авылның бренды», – диеште авыл халкы. Ә печән өсләре ничек үтә дисезме? Бәйрәм болай ук зурлап оештыручыларны беренче ишетү иде. Өсләрендә – иске кием. Сәнәк, тырма, чалгы, янавыч тотып, җырлый-җырлый басуга китә алар. Балалар арбага утырып бара. Тирләп-пешеп печән чапкач, учак ягып, бәрәңге пешереп ашыйлар. Боларның барысы да авылны җанландырып җибәрә.

Бу апалар тәм-томны да тәмле пешерә. Казанда узган «Милли ашлар» фестивалендә катнашып кайтканнар. Мондый активлык булганда, Караширмә алга таба да шаулап торыр әле. Һәр эштә уятучы, ияртүче кирәк шул.

 

 

 


Фикер өстәү