Татарстанда бер кешегә 12 эш урыны бар

Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек. Татарстанда эш эзләүче һәр кешегә 12 төрле вакансия тәкъдим итәләр. Ул эш урыннарында исә социаль шартлар да тудырылган. Әйтик, Казанның Дары заводында яшәр өчен тулай торак бирелә, вертолет заводында исә, фатир арендалап торган кешегә 10 әр мең сум компенсация, ипотека алган очракта анң процентларын түләп бару каралган. Бу хакта “Татар Информ”да узган очрашуда сөйләделәр.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстанда эшсезлек күрсәткечләре түбән.
– Без хезмәт базарында эшсезлек күрсәткечләренең шактый түбән булуын күрәбез. Шунлыктан эш белән тэмин ителү югары, ул 62 процентны тәшкил итә. Без Идел буе федераль округы эчендә лидерлар өчлегенә керәбез. Эшсезлек буенчагы күрсәткеч моныңчы күрелмәгән иде, – ди министр. – Республикада торак белән эшләү, кунакханә бизнесы кебек тармакларда эшләүчеләр кимеде. Кышын төзелеш тармагы һәм авыл хуҗалыгында эшчеләр саны кимеп торды. Аңлашыла, тиздән бу өлкәләрдә яңадан кызу эш башланачак.
Эльмира Зарипова әйтүенчә, сәнәгать оешмалары, социаль тармак, мәгариф, мәдәният өлкәсендә кадрлар җитми. Күп кенә оешмалар үзләренә эшче эзләү белән мәшгуль. Шунлыктан аларның һәркайсы эшсезләрне үзенә тармакчы. Элек оешмалар тәкъдим иткән социаль пакетка медицина ярдәме генә керсә, хәзер ул башкачарак. Оешмалар үз хезмәткәренә туклану, юл йөрү бәясен түләү һәм торак мәсьәләсен дә хәл итә.
Кадрлар мәсьәләсен илкүләм “Демография” проекты ярдәме белән хәл итәләр. Күп кенә оешмалар эшчеләрен яңадан укыталар икән. Министр сүзләренчә, элек декретта утырган хатын-кызлар бушлай өстәмә белем ала алса, 2024 елдан ялны үзенә рәсмиләштерелгән әти дә әби дә бу мөмкинлектән файдалана ала. Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне дә быелдан яңадан укыта башлаганннар. Шулай ук, әлегә эше бар, әмма киләчәктә аны башка юнәлешкә алыштырырга теләүчеләрне дә бушка укыталар. Узган ел бу мөмкинлектән Татарстаннан 8 меңгә якын кеше файдаланган.

Сүз уңаеннан, иртәгә, УНИКСта эш эзләүчеләр өчен “Ярмарка вакансий” узачак. Ул иртәнге 10 нан эшли башлый.
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү