«Мөмкин булганның барын да эшлибез» – волонтерлар югалган ике баланы эзли

Уфада 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Әдһәмовны эзлиләр. Үсмерләр 30 мартта өйләреннән чыгып киткән дә юк булган. Йөзләрчә кеше шушы ике баланы табу өчен мөмкин булганның барын да эшли, дип яза “Башинформ”.

“ЛизаАлерт” эзләү отряды вәкилләре сөйләп үткәнчә, 10 апрельдә генә дә үсмерләрне эзләүдә 97 кеше катнашкан. Волонтерларга башка төбәкләрдән дә ярдәм кулы сузучылар көннән-көн арта.

“Бүген волонтерларга Мәскәүдән килүчеләр кушылды. Башка шәһәрләрдән дә һәр көн саен киләләр. Үсмерләрне урманнардан, елга тирәләреннән эзлибез, фотолары белән белдерүләр ябыштырабыз”, – дип сөйләп үткән балалар эзләүне оештыручылар.

Югалган үсмерләрне күрүчеләр булса, 112 яки 102 телефоны аша шалтыратып хәбәр итүне сорыйлар.


Фикер өстәү