«Яшьләр барысы да бик булдыклы, барысы да һөнәрле: үзләре аерым урам булып яши»

Бу көннәрдә районыбызның берничә кечкенә авылында булырга туры килде. Сайлап алынган кебек, аларның барысы да алтмыш хуҗалыклы. Үзем дә шундый кечкенә авылда яшәгәнлектән, күңелем белән аларны гел туган авылым белән чагыштырып йөрдем. Уртаклыклар да күп, аерым проблемалары да бар. Һәр авылның үз моңы икән шул.

– 100 елдан артык 60 хуҗалыклы авыл булып яшибез, бик күпне сөйли торган күрсәткеч бу, – дип башлады Пүскән белән таныштыруны авылның аксакалы Мәгъфүр ага Ганиев. – Сугыш вакытында да ачлык күрмәгән авыл бу, сеңлем, шул авыр елларда да бер китүче кеше, бер күченүче гаилә булмаган. Гомер буе бездә һөнәрсез, әмма бик тә тырыш халык яшәгән. Мин белгәндә авылда ач, ярлы кеше юк иде. Икмәкле колхоз булдык без, халык та колхоз белән бергә яшәде, мал-туар асрады, ач-мохтаҗ булмады…

Баксаң, авылны әлеге авыр елларда эшле дә, ашлы да итүче кеше Мәгъфүр абыйның әтисе – Гражданнар сугышында бер күзен калдырып кайткан, шул сәбәпле Бөек Ватан сугышына бармаган, туган авылында унтугыз ел рәис булып эшләгән Габделгани абый Габдрахманов булган икән. 1932 елда сайлыйлар аны. Берничә ел эчендә колхоз зур уңышларга ирешә, авыл халкы да иркен сулап яши башлый. Әмма, җиде ел эшләгәннән соң, үз халкын кайгыртып эшләүче, хезмәт көненә күп итеп икмәк, терлек азыгы, бал биргән Гани ага 1939 елда «халык дошманы» дип хөкем ителә. Ике ел Украинада «хезмәт белән төзәтү лагере»нда була. Аннан акланып кайткач, 1941 елда авылдашлары кабат рәис итеп сайлый үзен.

– Җир аз булган безнең, – дип дәвам итә истәлекләрен Мәгъфүр абый. – Әмма атлар бик таза, сукалар бик көчле булган. Җирләр әйбәтләп эшкәртелгән, шуңа күрә уңыш та әйбәт алынган. Әле үзебездә эш беткәч, башка авылларга ярдәм дә иткәннәр. 1932 елда районда иң беренчеләрдән булып яңа мәктәп салдырткан, районда беренче булып 1947 елда электростанция ясаткан әти. Үзе җитәкчелек иткән елларда фермалар төзетә, аларда бөтен терлек тә асрала, кортчылык та, яшелчәчелек тә бар иде. Ул елларда әти бик дәрәҗәле булды, әмма без үзебезне председатель балалары дип сизмәдек, башкалар белән бергә эшләдек. Еллар үткәч тә, әле районга баргач, мин – Гани малае, дисәм, ул чактагы җитәкчеләр әтине бик хөрмәт белән, олылап искә алалар иде.

Бүгенге авыл турында да бик яратып сөйли героем. «Әти-әнием, үзем шушы авылда яшәдем, өч балам да районда, икесе Пүскәндә, инде оныкларым шушында яши», – дип сөенә дә, горурлана да ул.

– Хәзер бөтенләй башка буын, – ди Мәгъфүр абый. – Яшьләр барысы да бик булдыклы, барысы да һөнәрле. Үзләре аерым урам булдырып, авылыбызның яшь гаиләләре берсеннән-берсе матур өйләр, каралтылар җиткерделәр. Төп өлештәге өйләр дә алардан калышырлык түгел. Авылда 210 кеше яши, иллеләп пенсионер, утыздан артык бала бар. Балалар бакчасы гомергә булмады, сабыйларны күп еллар Килигә йөртәләр. Ике ел рәттән – 2019, 2020 елда беренче сыйныфка алтышар бала укырга керде, 60 хуҗалыклы авыл өчен бүгенге заманда бик зур сан бу. Әмма, кызганычка, мәктәбебез ябык. Инде берничә ел элек клубсыз да калдык. Мәктәп булмауга ияләштек кебек, әмма клубсыз бик кыен. Без бу мәсьәләне бөтен җирдә дә күтәреп карадык. Барыбер өметебезне өзмибез. Бездә бит халык бик актив. Элек үк тирә-якта бик данлыклы Пүскән җыены булган, клуб эшләп торган елларда бик күп төрле чаралар үтә иде. Әле дә, клуб булмаса да, урамда яки иске мәктәптә төрле бәйрәмнәр үтә… Шушындый гөрләп торган, иртәгесе көне ышанычлы булган авылга клуб бик кирәк. Авылыбызга кадәр асфальт юл килгән, урамнарга үзара салым акчасына таш түшәделәр, районда иң беренче яңа ФАП бездә төзелде, кибетсез дә калмадык. Авылыбызны борчыган тагын бер әйбер – су юк бездә. Дөрес, бар ул, әмма мал-туар өчен генә яраклы. Авыл янәшәсендә бик көчле ике чишмә ага. Алар тау астында. Берсенә төшәр өчен 140 баскыч, икенчесендә 70 баскыч үтәргә кирәк. Су белән түгел, болай гына төшеп менәргә дә күп көч кирәк. Бу уңайдан да проект эшләнгән дип беләбез, шәт, ярты юлда калмас. Техникалы кешеләрнең күбесе эчәр өчен суны башка авыллардан ташый. Ярый әле авылдашыбыз Госман Мөхәммәтгалиев, бәрәңге бакчасын ердырып, шул чишмәдән су менгерде. Үзе генә файдаланып калмыйча, җәй көне аны урамга чыгарта, кнопкага басып кына, электр насосы белән кудыртабыз. Кышын катмасын өчен капка төбенә күчерә. Ярты авыл, аңа рәхмәт укый-укый, шул судан файдалана…

Авыл дип җаны авыртучылар арасында берсе авыл старостасы, туган колхозында күп еллар баш агроном булып эшләүче Азат булса (Мәгъфүр абыйның улы), икенчесе авылны сулы иткән әнә шул Госман икән.

– Безнең әле тагын бер зур хыял бар:  авылыбыз янәшәсендә бик әйбәт плотина бар. Яз көне эрегән кар суларыннан, яңгыр суларыннан туплана ул. Без инде анда балыклар да җибәргән идек. Кызганычка, соңгы елда балыклар үлә башлады. Менә шул плотинага өстәлеп торырга чиста су юк. Урманда  «Һади коесы» дигән кое бар иде, ике-өч җирдә нарат астыннан чишмә чыга. Менә шул суларны берләштереп, плотинага китереп булмасмы икән дип хыялланабыз. Яз көне авыл башыннан урман кырына кадәр канау казыттык инде, тик урманда сазлык, анда чылбырлы мини-тракторсыз эшләп булмаячак. Әлегә андый шәхси тракторлар бушамады, урман эчендәге 500 метр араны, сайгаклар салып булса да, казытып булмасмы икән дибез, – ди Госман.

Бездән дүрт чакрым ераклыктагы керәшен авылы Биктәш турында газетабызда берничә яздым инде. Киров өлкәсендә яшәүче эшмәкәр егет Геннадий Васильевның туган авылына чиркәү салдыртуын да, авылның иң уңган-булган яшьләре авылдан бераз читтәрәк, халык телендә Биктәш Пүчинкәсе дип йөртелүче үзе бер авыл булырлык итеп, ике урамда йорт-җир җиткерүләрен дә, моннан тугыз ел элек, үзләре берләшеп, бик тә матур итеп Питрау бәйрәме үткәрә башлауларын да, клубларын, башлангыч мәктәпләрен саклап калуларын да яздым. Яңа бинада булмаса да, медпунктлары эшләп тора. Соңгы елда уен мәйданчыгы төзелгән, урамнарында асфальт юл, фермалары да терлексез калмаган. Моңа кадәр барысы да тәртиптә булган авылда ел башында кибет ябыла. Сатучы таба алмаганга. Әле аннан соң да, хуҗасы алышынып, өч ай тирәсе эшләп ала ул. Мин барган көннәрдә алар тагын сатучысыз калган булып чыкты. «Элеккесендә колхоз пекарнясы икмәк, пешкән әйберләр белән тәэмин итеп торды, менә бүген дә шалтыратып әйттек, тагын чыга башлыйбыз диделәр», – дип, утыз градуслы эсседә олысы-кечесе шулар килгәнне көтә иде. Үзләре тагын күңел төшермиләр: «Күрше Салавычтан чыгып карап, өметләндереп киттеләр. Кибетне алабыз, үзебез эшлибез, диделәр. Бирешмибез әле. Авыл бетәр дигән курку уебызда да юк. Мондый нык авыл бетә димени?! Кичен чык син безгә, җыйнаулашып, көн саен капка төбендә утырабыз», – диләр.

…Биктәштән кайтуга, үзебезнең кибеткә киттем. «Алсу, – дим сатучыбызга, – сине саклап, рәхмәт әйтеп кенә торырлык икән, син туктасаң, бездә дә кибеткә керүче табылмас» (безнең клуб та мөдир таба алмаганга ябылган иде бит)… Сүз уңаеннан, ябылган, ярымсүтелгән мәктәп, клуб яныннан инде мин дә ничектер тыныч үтә башладым. Алар янәшәсендәге яңа уен мәйданчыгының гөр килеп торуы, аның янындагы мәчетебездән биш вакыт азан ишетелүе шөкер итәргә нигез бирә кебек. Ничә ел имамсыз торган авылыбызга быел кышын җан керде бит: пенсиягә чыккач, туган нигезенә кайтып яши башлаган Гайфетдин абый шушы авыр, җаваплы эшкә алынды. Бу көннәрдә үзара салым акчасына авыл зиратының коймалары яңартыла башлады. Су белән дә зур проблемалар булганы юк. Кайдадыр зур авыллар да юлсызлыктан интеккәндә, безнең асфальт инде берничә ел элек икенче кат яңартылды… Буш өйләребез дә юк диярлек, яшь гаиләләребез дә шактый… Яшибез, димәк! Күршеләребез әйткәндәй, мондый авыллар бетә димени?!

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү