БДБ илләре Уеннарында көрәш ярышы да булачак

Казанда 4-11 сентябрь көннәрендә узачак I БДБ илләре Уеннары программасына көрәш ярышлары да кертелгән. Бу хакта Татарстан Президенты җитәкчелегендә узган оештыру комитеты утырышында спорт министры Владимир Леонов әйтте.

Ярышлар программасына спортның барлыгы 16 төре кертелгән. Болар – бадминтон, баскетбол 3х3, бокс, билбаулы көрәш, дзюдо, каратэ, көрәш, өстәл теннисы, пуля белән ату, самбо, спорт көрәше, стендка ату, тай боксы, бию спорты, футбол («футзал»), нәфис гимнастика.

Уеннарга 10 илдән 1,5 мең чамасы спортчы килер дип көтелә. Алар 184 комплект медаль өчен ярышачак.


Фикер өстәү