БДБ илләре Уеннарында чыгыш ясаячак көрәшчеләр билгеле

Тарихта тәүге мәртәбә оештырылучы БДБ илләре Уеннарының көрәш ярышында Татарстаннан Раббани Нургалиев, Рүзәл Тимергалиев, Рәсим Шириев, Илсаф Фәхретдинов, Булат Юнусов, Альберт Сәхәбиев һәм Айнур Ганиев чыгыш ясаячак. Бу хакта республиканың Спорт министрлыгы хәбәр итә. Россия җыелма командасы составында ярышларда Татарстаннан барлыгы 28 спортчы чыгыш ясый.

Билгеле булганча, Уеннарның спорт ярышлары программасына барлыгы 16 төр кертелгән. Көрәштән тыш, бадминтон, баскетбол 3х3, бокс, билбаулы көрәш, дзюдо, каратэ, өстәл теннисы, пуля белән ату, самбо, спорт көрәше, стендка ату, тай боксы, бию спорты, футбол («футзал»), нәфис гимнастика ярышлары булачак. Уеннарны ачу тантанасы 4 сентябрьдә уза, боксчылар исә рингка 2 сентябрьдә үк чыкты.

Уеннарда 10 илдән яше 23тән артмаган спортчылар чыгыш ясый. Алар 182 комплект медаль өчен ярыша.


Фикер өстәү