Читтә бәхет тапсаң: эшче куллар җитешмәгән төбәккә китеп эшләүчеләргә 116 мең сум бирәчәкләр

Глобаль тетрәнүләр һәм кайнарлык фонында Россиядә хәлләр ярыйсы әле. Бездә дә кыздыра, әмма җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Энергия чыганакларына да бәяләр алай ук каты тешләми. Без әле дефляциядән качарга омтылабыз. Ләкин санкцияләр кыршавы каты кысып, аерым товарларга безнең кесәләр өчен авыр булган бәяләр урнаштыра.

Сөмбаш (семга) һәм форель балыкларына бәяләр тапкырлап үскән икән. Россия җитештерүчеләре бу балыкларга ихтыяҗның өчтән берен генә канәгатьләндерә. Балык үрчетү янә импортка килеп терәлә: генетик материал чит илләрдән алына. Сөмбаш ашарга теләсәң, бер килога өч мең сумыңны чыгарып салырга туры килә, диләр.

Затлы балыктан башка да яшәп була булуын. Иң мөһиме: тотрыклылык кына саклансын. Россия Президенты Владимир Путин атна башында үз имзасы белән күпсанлы законнарны гамәлгә кертте. Кануннар арасында тормышны җиңеләйтә торганнары да бар, күңелгә вәсвәсә кермәсен өчен, яшәешне билгеле бер кыса арасына куып кертеп, аерым чикләрдә генә гамәл кылу иреге калдыра торганнары да җитәрлек. Хәзер уйламыйча әйтелгән сүз, үлчәми кылган гамәл өчен озак вакытка рәшәткә артына китүең бик тиз. Федераль хөкүмәт газетасының сишәмбе санында Путин имзалаган законнарның исемлеге бар. Танышып чыгу мөһим, чөнки законны белмәү җаваплылыктан коткармый.

Уңай яңалыклар кысасындагы бер хәбәр: Хезмәт министрлыгы яшьләрнең эш эзләгәндәге мобильлеген тәэмин итә торган программа эшләде. Россиядә бит кайбер төбәкләрдә эшче куллар кирәгеннән артык, кайберләрендә көндез чыра яндырып та эшкә кеше таба алмыйсың. Министрлык эшче куллар артык булган һәм җитешмәгән төбәкләрнең исемлеген төзеде. Санкцияләр нәтиҗәсендә 113,5 мең коммерция предприятиесе эшен туктаткан. Бары тик 78,6 мең генә яңа компания теркәлгән. Дөрес, ябылды дип исәпләнгән компанияләр арасында кәгазьдә теркәлеп, гамәлдә булмаганнары да җитәрлек икән. Бер көнлек фирмалардан чистарту нәтиҗәсендә дә ябылган бизнес саны күп булып күренә. Әмма хагы да хак: эшсез калып, эш эзләүчеләр саны арта һәм алдагы айларда тагын да артачак.

Хезмәт министрлыгы эшләгән программа карьера ясау өчен бер төбәктән икенче төбәккә күчүчеләрнең хәлен җиңеләйтә. Сиңа әле 35 яшь тулып узмаган икән, рәхәтләнеп программадан файдалана аласың. Кулыңа 116 мең 800 сум акча тоттырачаклар. Хәзерге шартларда бу күп түгел, билгеле, әмма яңа урынга барып урнашу чыгымнарын, беренче атналарда фатир арендалау мәшәкатен капларга җитә. Мәскәүгә яисә Санкт-Петербургка күчкән өчен андый акча бирмәсләр, әлбәттә. Министрлык Россиядә эшче куллар җитешмәгән 25 төбәкнең исемлеген булдырган. Акча алу өчен тагын синең эшсез булып теркәлгән булуың һәм эшче куллар артык булган төбәктә бер елдан да ким булмаган вакыт эчендә яшәвең дә таләп ителә. Җайлы гына акча тоттырмыйлар, шуңа да  кузгалганчы программаның нечкәлекләре белән яхшылап танышырга кирәк.

                            Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү