Татарстанда яңа туган балага Акбарс дип исем кушканнар

Казанда әти-әниләре улларына Акбарс дип исем кушканнар. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук иң сирәк исемнәр арасында Мирослав, Усман, Алекс, Милад һәм Симон да бар. Иң популяр исемнәр — Аяз, Кәрим, Марк, Эмиль, Алисә, Кира, София һәм Юлия.

Узган атнада барлыгы 378 бала — 194 малай һәм 184 кыз туган.

 


Фикер өстәү