Галим бәйрәм көннәрендә һава торышы нинди булачагын сөйләде

30 август — Республика көнендә һәм 1 сентябрь — Белем көнендә Казанда кояшлы һава торышы булачак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Сентябрь башында Казанда һава температурасы август азагы белән чагыштырганда югарырак булачак. Шәһәрдә якынча ике градуска җылырак була. Бәйрәм көннәрендә җылы һәм әйбәт һава торышы көтелә», — дип сөйләде КФУ галиме

РФ Гидрометеорология үзәге фаразы буенча 30 августта Казанда кояшлы булачак. Көндез һава 21 градуска кадәр җылына. Беренче сентябрь көнне дә шәһәрдә һава торышы уңайлы булачак. Шулай ук көндез 21 градуска кадәр җылы көтелә.

 


Фикер өстәү