“Татар-информ”, тимер юлның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шул хакта яза. “Әкият поездының сәяхәтләре башланганнан бирле Горький тимер юлындагы рекордлы сандагы тукталышлары булачак бу”, – диелгән хәбәрдә.
Быел Кыш бабай поезды Россия буйлап алтынчы тапкыр сәяхәткә чыга. Тылсымлы сәфәр 8 ноябрьдә Великий Устюгта башланып, 63 көн дәвам итәчәк. Поезд барлыгы 65 шәһәрдә булып, 24 мең чакрымлап юл узачак. “Кыш бабай поезды – бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция. Башында – паровоз, вагоннарында – кышкы тылсымчы белән очрашулар өчен кабул итү салоны, әкият авылы, уеннар һәм квестлар өчен Кар кызы вагоны, курчак театры, сувенирлар лавкасы, чәй эчү өчен буфет һәм ресторан”, – дип сөйләп үткән Горький тимер юлы җитәкчесе Сергей Дорофеевский. Поезд тукталган һәр вокзалда артистлар катнашында балалар өчен күңел ачу программасы оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез: Кыш бабай 2021 елның 5 декабрендә тәүге тапкыр поездда юлга чыккан. Биш ел эчендә барлыгы 372 шәһәрдә булган, 128 мең чакрымнан артыграк юл узган, 298 көнне сәяхәттә уздырган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез