Газетага язылу

Сәрхушләргә һәм 16 яше тулмаганнарга хәтәр токымлы этләр белән урамда йөрүне тыярга мөмкиннәр

Дәүләт Думасының Экология комитеты якын араларда йорт хайваннары һәм сукбай хайваннар турында алты закон проектын карап тикшерәчәк.

Аларның барысы да Хөкүмәт тарафыннан хупланган. Төп яңалыклар арасында – хайваннарны мәҗбүри рәвештә исәпкә кую, үзләрен генә урамга чыгарып җибәрүчеләргә  штрафларны арттыру һәм көтүләшеп йөрүче этләрне күрүчеләргә  112 бердәм номерына шалтырату бурычын йөкләү, дип яза “РБК”.

Төп яңалык – мәҗбүри рәвештә теркәтү. Эт хуҗаларыннан үзләре хисабына этләргә келәймә суктыру һәм аларны Россельхознадзорның ветеринария системасында теркәтү таләп ителәчәк. Әмма моның өчен аерым салым кертелмәячәк. Тагын бер закон проекты сату өчен эт үрчетүче легаль булмаган “фермаларны” ябуны күздә тота. Этләрне тиешенчә тәрбияләмәгән өчен штрафлар берничә тапкыр артачак. Үзләрен генә урамга чыгарган өчен, җәмәгать урыннарын пычраткан өчен, хәтәр тудырган өчен хуҗаларына карата җәза чарасы күрәчәкләр, ә дәгъва срогын 60 көннән 3 елга кадәр арттырачаклар.

Моннан тыш 16 яшькә кадәрге үсмерләр һәм сәрхушләргә хәтәр токымлы этләр белән урамда йөрүне тыячаклар. Ә этләрнең көтүләшеп йөрүләрен күрүчеләргә 112 номеры аша хәбәр итү бурычын йөкләячәкләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре