Дәүләтнең демографик һәм гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлегендә шундый бурыч пәйда булган. Бу хакта “KazanFirst” яза.
Биредә сүз, документта әйтелгәнчә, аборт ясату мәсьәләсендә билгесезлектә калучылар турында бара. Нәкъ менә шундыйларга йөклелекне өзү хезмәтләрен эзләгәндә ярдәм чаралары урын алган сәхифәләрне беренче чиратта күрсәтү тәкъдим ителә. Башкача әйтсәк, мондый хезмәтне эзләүче клиникаларны гына түгел, бәлки баланы калдыру мөмкинлеге биргән вариантларны да күрергә тиеш. Министрлар Кабинеты быел 15 декабрьгә кадәр үз тәкъдимнәрен тапшырырга тиеш. Үзгәрешләрнең тәгаен нинди эзләү системаларына кагылачагы һәм техник яктан моның ничек хәл ителәчәге бурычлар исемлегендә тәгаенләнмәгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез