«Арктур» коронавирусның барлык штаммнары арасында иң йогышлысы дип белдерәләр

Коронавирусның «Арктур» штаммы, булган вариантларның барысына караганда да, йогышлырак булып чыкты. Яңа штаммның таралу куркынычы бар, дип сөйләгән «Россия 24» телеканалына биргән интервьюда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең җитәкчесе Анна Попова.

Ковидның «Арктур» штаммы Россиядә яшәүчеләр авырган барлык штаммнарга караганда да «иң йогышлысы», дип яза «Российская газета».

Яңа штамм зур төркемнәргә йогарга мөмкин. Россиядә «Арктур» штаммын йоктыру очраклары Иркутск, Ростов өлкәләрендә, Кырымда һәм Мәскәүдә расланган, диде Анна Попова.

Вирусолог Анатолий Альтштейн сүзләренчә, Россиядәге вакциналар коронавирусның бу варианты өчен дә нәтиҗәле булачак.

 


Фикер өстәү