Блогер һәм «Марафон желаний»ны оештырган Елена Блиновскаяны Россия чиген кичәргә теләгәндә тоткарлаганнар. Аңа каршы ике җинаять эше кузгатыла: аеруча зур күләмдә акчаларны легальләштерү һәм салым түләүдән качу.
Тикшерү ачыклаганча, Блиновская «бизнесны таркату» схемасын кулланган, алынган керемнәрне киметкән һәм 2019-2021 еллар өчен 918 миллион сумнан артык салым түләмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat