Татарстанның Халык артисты Гүзәл Уразовада чир тапканнар

Татарстанның Халык артисты Гүзәл Уразовада чир тапканнар. Социаль челтәренә язылучылары.

Җырчыга соңгы арада бик ябыктыгыз, матурайдыгыз дигән смслар килә икән. Алар еблән беррәттән җырчыда чир тапкан тамашачысы да булган:

«Гүзәл, сездә анорексия башланган бит инде, бер дә килешми болай. Картайта, 4 бала анасы мондый кием кими», – дип язган аңа бер ханым.

Моңа җавап итеп Гүзәл Уразова видео яздырган:

– Үземнең тарафка күпме комплементлар ишетәм. Бик зур рәхмәт сезгә, нык «приятно». Бөтенесе: «Сез нәрсә, ашамыйсызмы әллә?» – диләр. Ничек инде ашамыйм, минәйтәм, табасы белән ашыйм, – дигән ул.

«90-60-90 хәзер анорексия дип атала икән», – дип язып та куйган.


Фикер өстәү